ҺАВА ТОРЫШЫ +3 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Спорт

Татарстан,Удмуртия,Башкортостан хоккейчылары Әгерҗедә очраша

16 сентябрь 2018, 06:00 , Фото: agryz-rt.ru

Татарстан,Удмуртия,Башкортостан хоккейчылары Әгерҗедә очраша Бүген 2007-2008 елгы хоккейчылар арасында хоккей ярышлары була.
(Казан, 16 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Татарстан, Удмуртия, Башкортостан хоккейчылары Әгерҗедә очраша, дип хәбәр итә җирле басма. 
 
Бүген, ягъни 16 сентябрь көнне Боз сараенда 2007-2008 елгы хоккейчылар арасында хоккей ярышлары була.
 

Боз өстендә Татарстан, Удмуртия, Башкортостаннан килгән командалар уйный. Ярышлар сәгать 9 да башална. Әгерҗенең яшь спортчыларына көч бирергә килегез, диелә хәбәрдә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10