ҺАВА ТОРЫШЫ +9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Гүзәл Яхина Казанда "Дети мои" романы геройлары белән очрашты

15 сентябрь 2018, 17:41 , Фото: архив/Абдул Фархан

Гүзәл Яхина Казанда Танылган язучы белән иҗади очрашуга Татарстанның Немец йорты вәкилләре килде.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Танылган язучы Гүзәл Яхина Казанда Татарстанның Немец йорты вәкилләре белән очрашты. Очрашу «Аксенов-фест» чаралары кысаларында Василий Аксеновның музей-йортында узды.

Гүзәл Яхина романнары, бигрәк тә аның Идел буендагы немецларның язмышын сурәтләгән «Дети мои» дигән соңгы китабы сөйләшүнең төп темасы булды.

«Идел темасы минем өчен бик тә мөһим, һәм гомумән, Идел – герой ул. Нәкъ менә шуңа күрә дә роман Идел белән башлана һәм Идел белән тәмамлана», - диде язучы. Очрашуда Яхина романнан Иделгә багышланган бер өзек укыды.

Казанда яшәүче немецлар әлеге роман өчен язучыга ихлас рәхмәтләрен белдерде.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10