ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Мөслим урманчылыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр белән каршылый

15 сентябрь 2018, 01:00 , Фото: Лилия Шәймиева

Мөслим урманчылыгы хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен югары күрсәткечләр белән каршылый Бүгенгә урманчылар 50 кг каен орлыгы, 3 тонна нарат күркәсе җыйган.

(Мөслим, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Авыл утлары" , Лилия Шәймиева). Ел саен сентябрьнең өченче якшәмбесендә урманчылар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр. Мөслим урманчылыгы хезмәткәрләре бу датаны, елдагыча, матур эш күрсәткечләре белән каршы ала, дип яза җирле басма.

Мөслим урманчылыгында мастерлар Мөхәмәтгали Галимов, Фәрхад Минһаҗетдинов, Илнур Латыйпов, урманчы Феликс Кенарский хезмәт куя. Җирлегебездәге урманнарда агачлар утырту – алар җаваплылыгында. Яз көне 26 гектар мәйданда – чыршы, нарат, тупыл, карагай агачлары, Вәрәшбаш авыл җирлегендә җир эрозиясен киметү өчен 10 гектар мәйданда чокыр-ерынтыларга нарат үсентеләре утыртылды.

– Замана үзгәрү белән агач утырту да җиңеләя төште. Бу эш хәзер махсус “МТЗ-82” тракторы ярдәмендә башкарыла. Тракторда Мирзаян Кадыйров эшли. Карт агачларны да даими кисеп торабыз. Киселгән агачлар Алабуга шәһәренең икътисадый зонасында урнашкан “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ заводына озатыла. Агач эшкәртү заводында без китергән чималдан фанера, ламинат, ДСП, ДВП һәм башка төзелеш материаллары эшләнә, – ди Мөслим урманчылыгы җитәкчесе Рәфил Асылгәрәев.

Мөслим урманчылыгының Ташъелга, Крәш. Шуран, Метрәй, Вәрәшбаш, Краснояр, Нарат Асты, Табын, Игенче, Атлас урманнарында 10100 гектар җир биләмәсе бар.

Бүгенгә урманчылар 50 кг каен орлыгы, 3 тонна нарат күркәсе җыйган. Орлыкка җыелган әлеге чимал Минзәлә урманчылыгына киптерергә җибәрелә. Махсус температурада киптерелеп, орлык Яңа Усыдагы питомникка кайтарыла. Үсенте агач булганчы биш ел вакыт уза. Шунысы гаҗәп, бер тонна нарат күркәсеннән нибары бер процент орлык чыга. Бер тоннадан – 10 килограмм, дигән сүз.

– Халык электән урманга табынып яшәгән. Урманы булган халык ач булмас, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Уйлап карасаң, җиләге дә, гөмбәсе дә, чикләвеге дә, файдалы үләннәре дә бар бит аның! Әби-бабаларыбыз юкәдән чабата үреп кигән, урманнан сагыз җыеп, аны сатып көн күргән. Авыру-сырхауга дару үләннәре шифа булган. Агачлардан бик күп җиһазлар, тагын әллә ниләр ясап була. Иң мөһиме – урманны сакларга, кадерләргә кирәк, – ди Рәфил Асылгәрәев.

Матурлык һәм сәламәтлек чыганагы булган урманнарны җирнең үпкәсе, дип атыйлар. Кислородка бай һава сулар өчен урманнар шаулап үскән җирдә яшәргә куша табиблар.
– Халык үзенең нинди зур байлыкка ия булганын белми яши. Ял итәр өчен урманга транспорт белән дә, җәяү дә киләбез. Сер түгел, урманга килгән кеше агач кисмичә, ботакларны сындырмыйча, учак якмыйча калмый. Без – урманчылар әйләнә-тирәбезне чиста тоту өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Быел 65 гектар мәйданда яшь посадкаларда чистарту эше башкардык. Мөслим – Вәрәшбаш юлы өстендә калган ял почмагыннан гына да бер “КамАЗ” чүп түктек. Кешеләр үзләре артыннан җыештырырга өйрәнә алмый әле, – ди Феликс Кенарский.

Ял итүчеләрнең саксызлыгы нәтиҗәсендә янгын чыгу очракларының да елдан-ел ешаюын хәбәр итә урманчылар. Шуны истә тотып, ел саен урманны саклау буенча чаралар күрелә. 15 майдан 15 октябрьгә кадәрге чорда урманнарда учак тергезү катгый тыела. Быел, җәй коры килү сәбәпле, дүртенче класслы янгын куркынычы булуын билгеләп үтә урманчылар. Крәш. Шуран, Метрәй авыллары басуларында саламга ут төртеп китүчеләр дә булган. Урманчылар үз көчләре белән янгынны булдырмый калганнар. Урман буйларында 53 км озынлыкта минераль полосалар ясалган. Массакүләм мәгълүмат чаралары атналар, айлар буе барган янгыннарда меңнәрчә гектар урман янып бетүен даими күрсәтеп-сөйләп тора. Саклык чаралары күрү артык булмас.

Бу көздә урманчылар 20 гектар мәйданда чыршы, нарат утыртырга планлаштыра. Үсентеләр Яңа Усы, Саба районы питомникларыннан, Минзәлә урманчылыгыннан алына. Урманчылык халыкка очсыз бәядән делянкалар да бирә. Төзелеш материаллары өчен – 50, өй салганда 100 кубометр агач алырга була. Яңа закон кабул ителгән очракта, урмандагы ауган, корыган агачларны халык түләүсез дә алып китә алачак, диелгән район хәбәрендә.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10