ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Идел буе районында җәяүле машина тәгәрмәче астына эләгеп вафат булган

14 сентябрь 2018, 21:07 , Фото: соцсети

Казанның Идел буе районында җәяүле машина тәгәрмәче астына эләгеп вафат булган Шаһитлар социаль челтәргә фаҗига урыныннан фотолар куйган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанның Идел буе районында җәяүлене бәрдергәннәр. Шаһитлар социаль челтәргә фаҗига урыныннан фотолар куйган.

«Татар-информ»га һәлакәт шаһиты хәбәр иткәнчә, фаҗига 18.30 сәгатьтә Роторная урамында булган. Беренчел мәгълүматлар буенча җиңел машина тәгәрмәче астына өлкән яшьтәге кеше эләккән.

Фаҗига шаһитлары хәбәр иткәнчә, һәлакәт җир асты юлы тирәсендә булган. Җәяүле юлны кыскарту өчен машиналар хәрәкәт иткән юлга чыккан булырга мөмкин.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10