ҺАВА ТОРЫШЫ -9 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Министрлар Кабинеты 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш фаразлары турында фикер алышты

14 сентябрь 2018, 20:29 , Фото: president.tatarstan.ru

Министрлар Кабинеты 2024 елга кадәр социаль-икътисади үсеш фаразлары турында фикер алышты Премьер-министр Алексей Песошин социаль-икътисади үсеш фаразының – мөмкин кадәр реаль булуы, ә бюджетның исәпләнгән булу мөһимлеген билгеләп үтте.

(Казань, 14 сентябрь, «Татар-информ»). 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү фаразы параметрлары, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы буенча бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты утырышы узды. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Заседание Кабинета Министров Республики Татарстан

Утырышны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин алып барды. Ул билгеләп үткәнчә, 2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү фаразы, 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты фаразы Россия икътисадының сценарий шартларының база варианты, тармак министрлыкларының, муниципаль берәмлекләрнең, республиканың әйдәүче предприятиеләренең фараз күрсәткечләре, шулай ук икътисад үсеше тенденцияләре нигезендә формалаштырылды.

Социаль-икътисади үсеш фаразының – мөмкин кадәр реаль булуы, ә бюджетның исәпләнгән булу мөһим, дип белдерде Алексей Песошин.

2019-2024 елларга Татарстан Республикасын социаль-икътисади үстерү фаразының төп параметрлары турындагы нотык белән Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Олег Пелевин чыгыш ясады.

Заседание Кабинета Министров Республики Татарстан

Татарстанда 2018 елның гыйнвар-июль айларында җыелма төбәк продукты күләме 1 трлн 303,9 млрд сум тәшкил иткән, үсеш темпы – 100,9%. 2018 ел йомгаклары буенча җыелма төбәк продукты 2 трлн 228,8 млрд сум булыр дип фаразлана. Динамика – 101%. 2019-2024 елларда икътисад 102-103,6%ка үсәр дип фаразлана, бу уртача Россия динамикасыннан артыграк. Үткән ел йомгаклары буенча сәнәгать җитештерүе индексы республикада 101,7% булачак, шул исәптән эшкәртү тармагында - 102,3%.

Быел сигез ай эчендә республика берләштерелгән бюджетына салым һәм салым булмаган керемнәр 178,6 млрд. сум тәшкил иткән. 2019 елга, 2020 һәм 2021 еллар план чорына Татарстан Республикасы берләштерелгән бюджеты быелгы бюджет үтәлешенә, законнардагы үзгәрешләргә карап формалаштырылган.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бюджет формалаштыру буенча гаять зур эш башкарылган. "Бу эш аерым стандартлар буенча бара", - диде ул. - Иң мөһиме – республикада гамәлгә ашырылучы барлык программалар да сакланып кала". 

Заседание Кабинета Министров Республики Татарстан

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, республикада балалар өчен җәйге савыктыру лагерьларын тәртипкә китерү буенча яңа программа эшләнгән.

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, бүген Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин указларын гамәлгә ашыру өчен чараларны һәм көчләрне тупларга кирәк.

"Иң мөһиме – безнең икътисад тотрыклы эшләргә тиеш, - диде Рөстәм Миңнеханов. – Сәнәгать предприятиеләре заказлар белән тәэмин ителгән булырга тиеш. Бюджет өчен табышка салым, керемгә салым, мөлкәткә салым әһәмиятле булып кала. Тулаем республикада тормыш уңайлылыгы икътисад уңышларына бәйле булачак".

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10