ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда ремонт аркасында Р-241 юлы участогында транспорт хәрәкәте чикләнгән

14 сентябрь 2018, 19:28

Казан-Буа–Ульяновск юнәлешендә сигез чакрым юлда хәрәкәт бер полосада оештырылган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанда сигез чакрым юлда ремонт эшләре аркасында Р-241 юлы участогында Казан-Буа– Ульяновск юнәлешендә транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнелгән. Бу хакта «Волго-Вятскуправтодор» матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лесные Моркваши авылы тирәсендәге участокта юлның өске катламын җәю эшләре алып барылу сәбәпле, хәрәкәт бер полоса буенча оештырылган.

Машина йөртүчеләрдән вакытлыча куелган юл билгеләренә игътибарлы булуларын сорыйлар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10