ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Фаил Камаев Татарстанның Тукай районын җитәкләде

14 сентябрь 2018, 16:13

Район башлыгы урынбасары Ленар Авзаловны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Мәләкәс авыл җирлеге депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлеге секретаре Фаил Камаев Татарстан Республикасы Тукай районы башлыгы итеп билгеләнде. Бу турыда Тукай районы администрациясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Тукай муниципаль районы советының чираттан тыш утырышы кысаларында тавыш бирү узды. Элек Камаев Башкарма комитет җитәкчесе вазифасыннан азат итү турында гариза биргән иде.

Район башлыгы урынбасары Ленар Авзаловны Башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп билгеләделәр.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10