ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Казанда Имәнлек урамында ремонттан соң 228 юл билгесе куелды

14 сентябрь 2018, 15:49 , Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Казанда Имәнлек урамында ремонттан соң 228 юл билгесе куелды Урам ремонт программасына юлларның техник торышы һәм халыкның күпсанлы мөрәҗәгате буенча кертелгән иде.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда Имәнлек урамында «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» федераль өстенлекле проект кысаларында 1,73 чакрымга сузылган юл ремонтланды. Биредә ремонттан соң 228 яңа юл билгесе куелды. Бу турыда Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

40 мең кв метр мәйданда яңа катлам итеп югары сыйфатлы асфальтобетон  салынган. Моннан тыш, 10,6 мең кв м мәйданда тротуарлар ремонтланган, җәяүлеләр юллары төзекләндерелгән, 4 тукталыш павильоны куелган, юл билгесе төшерелгән.

Казанның Имәнлек урамында даруханә, поликлиника, тернәкләндерү һәм ветеринария үзәкләре, өч балалар бакчасы, ике мәктәп һ.б социаль әһәмиятле объектлар урнашкан.

Урам ремонт программасына юлларның техник торышы һәм халыкның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына һәм Гомумроссия халык фронтына күпсанлы мөрәҗәгатьләре буенча  кертелгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10