ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Филология фәннәре докторы татар теле аралашу методы белән укытылырга тиеш, дигән фикердә

14 сентябрь 2018, 14:37 , Фото: Султан Исхаков

Филология фәннәре докторы татар теле аралашу методы белән укытылырга тиеш, дигән фикердә Балаларны сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Дөрес методика белән укытсаң, сөйләшергә өйрәтеп була, диде Рүзәл Йосыпов.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Танылган тел галиме, Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар теле аралашу методы белән укытылырга тиеш, дип саный. “Балаларны сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Дөрес методика белән укытсаң, сөйләшергә өйрәтеп була”, - диде Рүзәл Йосыпов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Рүзәл Йосыпов татар телен мәктәпләрдә тиеш булганча өйрәтмиләр, дип саный. “Татар теле яңа методика белән, аралашу методы белән укытылырга тиеш. Балаларны сөйләшергә өйрәтергә кирәк. Алар матур итеп сөйләшә дә, яза да белергә тиеш. Ә чынбарлыкта - адәм көлкесе. Нәрсә генә эшләмиләр, шул исәптән татар телен дә тиешле методлар белән өйрәтмиләр. Татар теленә игътибар артырга тиеш. Атнага ике сәгать укыткан очракта да, 9 ел буе икешәр сәгать тырышып укысаң, татар телен өйрәнеп була. Баланы дөрес методика белән сөйләшергә өйрәтеп була. Инглиз телен дә рәхәтләнеп 2-3 елда өйрәтәләр бит”, - диде Рүзәл Йосыпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10