ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Тел галиме татар мәктәпләре абруйлы булырга тиеш дип саный

14 сентябрь 2018, 21:36 , Фото: Султан Исхаков

Тел галиме татар мәктәпләре абруйлы булырга тиеш дип саный “Татар теле бетми ул!” дип йөрсәң, татар теле бетәчәк ул, ди филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов.

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан Фәннәр академиясе академигы, КФУның шәрәфле профессоры, филология фәннәре докторы Рүзәл Йосыпов татар мәктәпләре абруйлы булырга тиеш, дип саный. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә биргән интервьюсында әйтте.

  • Рүзәл Йосыпов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премиясе белән бүләкләнгән. Лингвистика, икетеллелек мәсьәләләре, тәрҗемә практикасы һәм теориясе, сөйләм культурасы өлкәләрен тикшергән галим, күпсанлы монографияләр, дәреслекләр һәм уку әсбаплары авторы. 1986-2002 елларда Казан педагогика университетында ректор һәм татар теле белеме кафедрасы мөдире, Казан шәһәре советы һәм 1990-1995 елларда Татарстан Республикасы Югары Советы халык депутаты.

Рүзәл Йосыпов татар мәктәпләре гадәти мәктәпләрдән яхшырак булырга тиеш, дип саный. “Татар теле бетми ул!” дип йөрсәң, татар теле бетәчәк ул. Аның өчен көрәшергә кирәк. Мин дәүләт кешеләренә чып-чынлап шөгыльләнегез, игътибарыгызны арттырыгыз, дип мөрәҗәгать итәм. Татар мәктәпләре ачарга кирәк. Ул бит беркемгә дә комачауламый. Һәм ул мәктәпләр абруйлы, русча әйткәндә “элитный” булырга тиеш. Конституциядә дә, Мәгариф министрлыгында да, башка законда да беркем дә татар телен чикләмәгән! Ач күбрәк, укыт. Татар мәктәпләре гадәти мәктәпләрдән дә яхшырак булырга тиеш. Акча жәлләмә, иганәчеләрне җәлеп ит. Байлар бездә бик күп. Инглиз телен дә, рус телен дә, татар телен дә яхшы итеп укытырга кирәк", - диде Рүзәл Йосыпов.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10