ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Казанда АК БАРС Банкы милли ярыммарафонында түбәтәй киеп йөгерүгә рекорд куелачак

14 сентябрь 2018, 12:47

Һәр дистанциядә катнашучы үзеннән-үзе хәйрияче дә була: сумманың 7 проценты социаль партнерның хәйрия фондына озатылачак.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). TIMERMAN спорт чараларының Татарстан сериясен  АК БАРС Банкы Казан милли ярыммарафоны тәмамлаячак. Фестивальдә катнашучылар турыдан-туры хәйрия фондына үз өлешләрен дә кертә алачак.  Бу хакта Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • Спорт фестивалендә 6 меңнән артык кеше: профессиональ спортчылар, корпоратив лигада катнашучылар, җиңел атлетика сөючеләр һәм җанатарлар, Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклар катнашыр, дип көтелә. Ә һәр дистанциядә катнашучы үзеннән-үзе хәйрияче дә була: сумманың 7 проценты социаль партнерның хәйрия фондына озатылачак.

Чара 7 октябрьдә «Казан Арена» стадионы янында башланып китәчәк. Спорт фестивале катнашучылар хәтерендә гадәти булмаган стартларның берсе булып истә калачак. Монда түбәтәй киеп йөгерү буенча дөнья рекорды кую, «Иреклеләр елы» уңаеннан волонтерлар йөгерүе, Казанда Блогерлар һәм журналистлар өчен беренче медиайөгереш һ.б. ярышлар уздырылачак.

Чарада Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре һәм өлкәсе, Санкт-Петербург, Уфа, Екатеринбург, Түбән Новгород һәм башка төбәкләрдән килгән спортчылар катнаша. Чара дәвамында татар эстрадасы йолдызлары катнашында бәйрәм концерты узачак.

Турнирның расписаниесе, үзенчәлекләре һәм форматы турында өстәмә мәгълүматны TIMERMAN спорт ярышлары сериясенең рәсми сайтында алырга мөмкин.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10