ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда хатын-кызлар йөрткән ике машина мәктәп укучысын һәм студент кызны бәрдергән

14 сентябрь 2018, 12:32

Юл һәлакәтләре Окольная урамындагы йорт ишегалдында һәм Карл Маркс - Япеев урамнары чатында булган.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда хатын-кызлар идарә иткән ике машина берничә сәгать эчендә мәктәп укучысын һәм студент кызны бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә иртәнге 8дә Окольная урамындагы 20нче йорт ишегалдында хатын-кыз йөртүче «Форд» автомобилендә 12 яшьлек кыз баланы бәрдергән.

Берничә сәгатьтән соң шулай ук хатын-кыз йөртүче «Фольксваген»да «зебра» аша чыгып барган 17 яшьлек студент кызны таптаткан. Авария Япеев һәм Карл Маркс урамнары чатында килеп чыккан. Һәр ике юл һәлакәтендә дә җәяүлеләр төрле тән җәрәхәтләре алган. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10