ҺАВА ТОРЫШЫ -16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта

14 сентябрь 2018, 11:17

Балалар бакчасына түләүне күтәрү турындагы карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Яңа елдан Татарстанда балалар бакчасына түләү сигез процентка арта. ТР Премьер-министры Алексей Песошин шул хактагы карарны имзалаган.

Документ нигезендә, республикада аның күләме «Россия Федерациясендә мәгариф турында»гы 273нче Федераль законны үтәү максатыннан күтәрелә. Ул мәктәпкәчә белем бирү учреждениесенең ничә сәгать эшләве, баланың яше һәм гаиләдәге балалар санына бәйле.

Әйтик, бер яшькә кадәрге баланы 10,5 сәгатьлек төркемдә йөртү балалары өчтән азрак булган гаиләгә – 2940 сумга, 12 сәгатьлек төркемдә йөртү 3351 сумга төшәчәк.

Карар 2019 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керә.

  • 2018 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасына түләү 4 процентка күтәрелгән иде. 2017 елдагыга караганда бу ике мәртәбә азрак. Узган елның башында бакчага түләү шулай ук 8 процентка артты. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10