ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Алабуга районында трассада пошины бәрдергәннәр

14 сентябрь 2018, 10:26 , Фото: Елабужский ОГИБДД МВД по РТ

Алабуга районында трассада пошины бәрдергәннәр Юл һәлакәте Поспелово авылы янында булган.

(Алабуга, 14 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнара Салихова). Алабуга районында Мәскәү – Уфа трассасының 1033нче чакрымында пошины бәрдергәннәр. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең җирле бүлегеннән хәбәр иттеләр.

Юл һәлакәте Поспелово авылы янында булган. Төнге уникенче яртылар тирәсендә 14нче модель «Лада» автомобиле алдына поши йөгереп чыккан. Машина йөртүче тормозга басарга өлгермәгән.

Нәтиҗәдә, поши шунда ук үлгән, шоферның үзенә зыян килмәгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10