ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда «Лада» автомобилен идарә итүче 19 яшьлек егет җәяүлене бәрдергән

14 сентябрь 2018, 11:02

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда «Лада» автомобилен идарә итүче 19 яшьлек егет җәяүлене бәрдергән. Бу хакта шәһәр Дәүләт автоинспекциясе хәбәр итә.

Кичә кич Песочная урамындагы «КМПО-14» тукталышы янында 14нче модель «Лада» автомобилен идарә итүче егет юл читеннән барган 41 яшьлек ир-атны таптаткан.

Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10