ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Башкортстан парламентына татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан бер вәкил дә үтмәде

14 сентябрь 2018, 10:00 , Фото: bashinform.ru

Башкортстан парламентына татар җәмәгатьчелек оешмаларыннан бер вәкил дә үтмәде Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе һәм Башкортстан татарлары Конгрессы җитәкчесе депутатлар исемлегеннән төшеп калды.

(Уфа, 14 сентябрь, “Татар-информ”, Илдус Фазлетдинов). Башкортстан Дәүләт җыелышы-Корылтайның VI чакырылышына 9 сентябрь сайлаулары нәтиҗәсендә үткән депутатларның исемлеге бүген республика матбугатында дөнья күрде.

110 депутат мандатын "Бердәм Россия" сәяси партиясеннән – 79 (партия исемлегеннән – 35, бер мандатлы округлардан – 44), КПРФтан – 15 (партия исемлегеннән – 11, бер мандатлы округлардан – 4), ЛДПРдан – 7 (партия исемлегеннән – 6, бер мандатлы округлардан – 1), “Гадел Россия”дән – 5 (партия исемлегеннән – 3, бер мандатлы округлардан – 2), “Россия патриотлары”ннан – 2, “Яшелләр” экологик альянсыннан һәм үзен-үзе күрсәтүчеләрдән берешәр депутат үзара бүлеште.

Дәүләт Җыелышы-Корылтайның яңа чакырылыш депутатлары арасында республика татар милли оешмаларының бер генә вәкиле дә юк. Узган чакырылыш депутатлары арасында алар икәү иде. 2013 елгы сайлауларда “Бердәм Россия” исемлегеннән үткән Республика татарларының милли-мәдәни мохтарияте рәисе Римма Үтәшева да, “Россия патриотлары”ннан узган Башкортстан татарлары Конгрессы җитәкчесе Заһир Хәкимов та депутатлар исемлегеннән төшеп калды.

Экспертлар фикеренчә, аларның депутат мандатыннан мәхрүм калуы Башкортстанда татар халкының милли-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә юнәлтелгән проектларның тормышка ашырылуына киртә тудырырга да мөмкин.

  • 6 апрельдә “Башинформ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә Римма Үтәшева “Нур” Уфа дәүләт татар театры каршындагы мәйданда Габдулла Тукай һәйкәле куелачагы турында хәбәр иткән иде. Шунда ук иң яхшы һәйкәл проектына конкурс игълан ителүе турында да җиткерелде. Республика татар җәмәгатьчелегендә әлеге проектның вакытында башкарылып чыгуы хәзер борчу тудыра.

 "Башинформ" агентлыгы фотолары.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10