ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар

14 сентябрь 2018, 09:31 , Фото: agro.tatarstan.ru

Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар Арча районында югары темплар белән туфрак эшкәртәләр, кайбер хуҗалыкларда эш төнлә дә туктамый.

(Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Арча районының иң яхшы механизаторларына акчалата премияләр тапшырдылар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Арча районында югары темплар белән туфрак эшкәртәләр, кайбер хуҗалыкларда эш төнлә дә туктамый. Мондый тәҗрибә «Тукай», «Ак Барс», «Игенче», «Кырлай» һ.б. хуҗалыкларда кулланыла. Атналык премиянең күләме 2 мең сум тәшкил итә.

Премиядән тыш, Арча районының «Курса МТСы» хуҗалыгында сөрелгән һәр гектар өчен 2 килограмм ашлык бирергә ниятлиләр. Бүгенге көндә хуҗалыкта туңга сөрү эшләре планлаштырылган мәйданның яртысыннан артыгында башкарылган. Башка хуҗалыкларда да матди кызыксындыру чаралары каралган.

Район башлыгының Рәхмәт хатына һәм премиягә «Курса МТСы» хуҗалыгыннан Мансур Хуҗиәхмәтов, «Ак Барс»тан Рафаэль Җәләлиев, «Игенче»дән Илдус Касыймов һәм «Аю» хуҗалыгыннан Әхтәм Зарипов лаек булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10