ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Бүген Казанда 21 градуска кадәр җылы булачак

14 сентябрь 2018, 07:15

Республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми

(Казан, 14 сентябрь, “Татар-информ»). Бүген Казанда алмашынучан болытлы һава саклана. Көндез республикада һәм Казанда явым-төшем күзәтелми. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Татарстан буенча һава температурасы +18-23 градус булачак, Казанда – +19-21 градус.

15 сентябрь, шимбә көнне, Татарстанда алмашынучан болытлы һава саклана, явым-төшем күзәтелми. Салмак, үзгәрүчән җил көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы +4-9 градус тәшкил итәчәк, көндез – +17-22 градус. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10