ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмән Татар мәдәни үзәге ачык ишекләр көне уздыра

14 сентябрь 2018, 08:47

21 сентябрьдә үзәк эшчәнлеге белән танышырга мөмкин булачак.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Төмәннең Татар мәдәни үзәге ачык ишекләр көне уздыра. Бу хакта үзәкнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Кунакларны Татар үзәгендә 21 сентябрь көнне иртәнге 9.00да көтәләр. Биредә түгәрәкләргә язылу, түгәрәк җитәкчеләре белән танышу, Татар мәдәни үзәге бинасы буйлап экскурсия уздыру күздә тотыла. 
 
Ачык ишекләр көне сәгать 19.00дә концерт программасы белән тәмамланачак, диелә хәбәрдә. 
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10