ҺАВА ТОРЫШЫ -7 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Төмәндә "Туган телем" түгәрәгенә биш яшьтән алып балалар чакырыла

14 сентябрь 2018, 11:32

Балалар өч төркемгә бүленеп шөгыльләнәчәк, олылар өчен аерым дәресләр каралган.
(Казан, 14 сентябрь, "Татар-информ"). Төмәннең "Туган телем" әдәбият-сәнгать түгәрәге кабат эшен яңарта. Бу хакта Төмән Татар мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Түгәрәкләргә 5 яшьтән алып балалар һәм өлкәннәр чакырыла. Балалар өч төркемгә: 5-9 яшьлекләр, 10-14 яшьлекләр, 14-17 яшьлекләр бүленеп шөгыльләнәчәк. Олылар өчен аерым дәресләр каралган. 
 
Дәресләр һәр шимбә уздырылыр дип планлаштырыла. Балаларга түгәрәккә йөрү бушлай, 18 яшьтән өлкәннәр өчен айлык түләү карлаган.  
 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10