ҺАВА ТОРЫШЫ -5 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия
×

Авыл

Зәйдә чөгендер барлык мәйданның 24 процентында алынган

14 сентябрь 2018, 09:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәйдә чөгендер барлык мәйданның 24 процентында алынган Уңыш гектарыннан уртача 411 центнер тәшкил итә.

(Зәй, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйдә шикәр чөгендере барлык мәйданның 24 процентында алынды, дип яза җирле басма.

Зәйдә чөгендер алу темпы артуга бара. 13 сентябрьгә Зәй районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча барлыгы 2250 гектар мәйданда татлы тамыр алынган. Бу - барлык мәйданның 24 процентында татлы тамыр алынган дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 411 центнер тәшкил итә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10