ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбенә эшмәкәр авылдашлары 148 мең сумга җиһаз бүләк иткән

14 сентябрь 2018, 08:00 , Фото: архив/Рамиль Гали

Әлки районының Югары Әлморза мәктәбенә эшмәкәр авылдашлары 148 мең сумга җиһаз бүләк иткән Ул өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.

(Әлки, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре", Азат Низамиев). Әлки районының Югары Әлморза төп мәктәбенә авылдашлары, эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев 148 мең сумлык  җиһазлар бүләк иткән, дип яза җирле басма.

Себердә яшәүче эшмәкәр Рамил Исмәгыйлев туган авылы Югары Әлморзага да, райондашларына да булышып тора. Әйтик, Яңа ел алдыннан ул “Алинә” универсаль спорт залына бинага кергәндә металл предметларны ачыклый торган рама бүләк иткән иде. Бу җәйдә Югары Әлморзада авыл көне үткәрүдә дә бик ярдәм иткән. Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан авыл балаларына күчтәнәч тулы пакетлар алып кайтып өләшкән. Мәктәптә җиһазларның шактый искерүе хакында белгәч, игелекле авылдашлары монда да үз өлешен керткән – өр-яңа 28 парта, 56 урындык, 7 өстәл кайтарган.

 


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10