ҺАВА ТОРЫШЫ +4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Аксубай муниципалитетлары башлыклары Президенттан машиналар алдылар

14 сентябрь 2018, 07:00 , Фото: aksubayevo.ru

Аксубай муниципалитетлары башлыклары Президенттан машиналар алдылар Республикада җирле үзидарәгә ярдәм күрсәтү программасы буенча ел саен яңа автомобильләр тапшырыла.

(Аксубай, 14 сенябрь, "Татар-информ", "Авыл таңнары"). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев һәм Иске Татар Адәмсуы авыл җирлеге башлыгы Энҗе Хөснуллина яңа “Шевроле Нива“ хезмәт машиналары ачкычларын алдылар, дип яза җирле басма.

Республикада җирле үзидарәгә ярдәм күрсәтү программасы буенча ел саен яңа автомобильләр тапшырыла. Ачкычлар тапшыру тантанасында Валерий Николаев Президент Рөстәм Миңнехановның шәхсән үзенә җирле үиздарәгә ярдәм күрсәтү программасы өчен рәхмәт белдерде.

Исегезгә төшерәбез, нәкъ менә Урмандеево авыл җирлеге республикада беренчеләрдән булып яңа башкарма комитет бинасында эшли башлады.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10