ҺАВА ТОРЫШЫ -4 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Унбер татарстанлы бадминтон буенча Вәлиев Кубогы ярымфиналына чыкты

13 сентябрь 2018, 21:12 , Фото: badmintonrt.ru

Унбер татарстанлы бадминтон буенча Вәлиев Кубогы ярымфиналына чыкты Ярышларда Россиянең 17 төбәгеннән 330дан артык спортчы катнаша.

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстанны тәкъдим итүче 11 спортчы бадминтон буенча “Ф.Г. Вәлиев Кубогы” Бөтенроссия яшүсмерләр турниры ярымфиналына чыга алды. Бу хакта Татарстан Республикасы Бадминтон федерациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ярышларның беренче көнендә ирләр һәм хатын-кызлар арасында ялгыз разряд буенча ярымфиналчыларны билгеләделәр. 13 яшькә кадәрге төркемдә финалга чыгу өчен Илмир Хәйретдинов (Алексеевск районы) һәм Степан Волков (Түбән Кама районы) көрәшәчәк. 17 яшькә кадәрге балалар төркемендә ярымфиналда егетләр арасында Павел Монич (Казан), кызлар арасында Полина Григорьева (Кайбыч районы), Регина Галиәхмәтова (Саба районы) һәм Людмила Усова (Казан) уйнаячак. 22 яшькә кадәрге зурлар төркемендә ярымфиналга Михаил Гелашвили (Казан) чыкты. Кызлар арасында иң көчле дүртлектә бары тик Казан вәкилләре генә: Анастасия Редькина, Алина Романко, Мария Малыгина һәм Александра Редькина.

  • Вәлиев Кубогы өченче тапкыр уздырыла һәм традицион рәвештә шактый зур катнашучылар составы җыя. Быел яшьләр турнирында илнең 17 төбәгеннән 330дан артык спортчы катнашачак.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10