ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Узган атнада казанлылар үз балаларына Исхак һәм Доминика исемнәрен кушкан

13 сентябрь 2018, 20:44 , Фото: Султан Исхаков

Узган атнада казанлылар үз балаларына Исхак һәм Доминика исемнәрен кушкан Казанның ЗАГС бүлекләрендә 391 яңа туган баланы теркәгәннәр.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Казанлылар үз балаларына биргән сирәк исемнәр арасында Исхак, Доминика, Риман һәм Стефани бар. Бу хакта башкала мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Әлеге вакытта иң популяр булып Кәрим, Алинә, Тимур, Мәрьям, Артем, Ева һәм башка исемнәр танылган.

Бу вакыт эчендә Казанның ЗАГС бүлекләрендә барлыгы 391 яңа туган баланы - 197 ир баланы һәм 194 кыз баланы теркәгәннәр. Узган атнаның иң яшь әнисенә - 18, иң өлкәненә 45 яшь.

Моннан тыш, узган атнада Татарстан башкаласында 384 пар никахларын теркәгән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10