ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Айрат Мәрдиев экипажы “Амуль – Хәзәр-2018” халыкара раллида лидер булды

13 сентябрь 2018, 17:52 , Фото: пресс-службы команды

Айрат Мәрдиев экипажы “Амуль – Хәзәр-2018” халыкара раллида лидер булды “КАМАЗ-Мастер” командасы Төрекмәнстанда 9-15 сентябрь көннәрендә узучы халыкара раллида катнаша.

(Чаллы, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Айрат Мәрдиев экипажы “Амуль – Хәзәр-2018” халыкара раллида лидер булды, дип хәбәр итә “КАМАЗ-Мастер” командасының матбугат хезмәте.

Төрекмәнстанда 9-15 сентябрь көннәрендә узучы “Амуль – Хәзәр-2018” халыкара автоузышларында “КАМАЗ-Мастер”ның ике командасы катнаша.

Кичә, 12 сентябрьдә, йөк машиналары ярышында старттан беренче булып Дмитрий Сотников экипажы киткән. Аңа юлны салып барырга туры килгән. Соңрак россиялеләрне белорус Сергей Вязовичның “МАЗ” автомобиле куып тоткан. Алга таба ике экипаж да бергә хәрәкәт иткән. Тиздән аларны Айрат Мәрдиев куып җиткән. Финишка өч йөк машинасы да берьюлы диярлек килеп җиткән. 15 минуттан соң, тагын ике “МАЗ” – Алексей Вишневский һәм Александр Василевский финишка килгән.

Көн нәтиҗәләре буенча, Айрат Мәрдиев экипажы этапта җиңеп чыккан, икенче урында - Сергей Вязович, ә өченчедә - Дмитрий Сотников.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10