ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять, Мәдәният

Казанда "Державин укулары" башланды

13 сентябрь 2018, 13:12 , Фото: Султан Исхаков

Казанда КФУ ректоры сүзләренчә, Гавриил Державин белән Казан университеты аерылгысыз.

(Казан, 13 сентябрь, “Татар-информ”, Наталья Рыбакова). Бүген, 13 сентябрьдә, Казанда “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциянең рәсми ачылды. Тантана укуларның рәсми гимны белән башланды.

“Конференция — ул тәҗрибә уртаклашу өчен фикер алышу мәйданчыгы. Бүген без юриспруденция өлкәсендә актуаль проблемалар турында сөйләшергә җыелдык. Очрашуда катнашучылар фәндә һәм иҗатта үзара бәйләнеш чикләрен киңәйтергә бурычлы”, - диде конференция ачылышында Бөтенроссия дәүләт юстиция университеты ректоры Ольга Александрова.

Ул Татарстан Хөкүмәтенә һәм шәхсән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка "Державин укулары”н оештыруда ярдәм иткән өчен рәхмәт әйтте.

  • Татарстан башкаласында “Державин укулары” XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 12-14 сентябрьдә уза. Быел чараның төп темасы – “Хокукта мәгълүмати технологияләр һәм Россия цифрлы икътисадын үстерүнең хокукый шартлары”.

“2015 елдан башлап “Державин укулары” шагыйрьнең ватанында, Казанда үткәрелә. Элек чаралар Мәскәүдә уза иде. Быел дискуссия мәйданчыкларында 13 түгәрәк өстәл оештырылачак”, - дип сөйләде Ольга Александрова.

“Быел юбилей елы. Июльдә Гавриил Державинның тууына 275 ел тулды. Державин белән Казан университеты аерылгысыз”, - дип әйтте Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Гафуров.

  • 2017 елда конференциягә халыкара статус бирелде. 2005 елдан алып “Державин укулары” нда 3 меңнән артык фән-педагогика хезмәткәрләре, студентлар һәм практика узучы юристлар катнашты. Очрашулар нәтиҗәләре буенча 55 том фәнни хезмәтләр җыентыгы нәшер ителде.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10