ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде

13 сентябрь 2018, 12:54 , Фото: архив/Михаил Захаров

Татарстан урманнарында янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде Урманнарда янгын куркынычы 14-19 сентябрьгә кадәр сакланачак.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан урманнарында югары дәрәҗәдә янгын куркынычы турында кисәтү игълан ителде. Бу хакта Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге хәбәр итә.

Урманнарда янгын куркынычы 14-19 сентябрьгә кадәр сакланачак. Урыны белән янгын куркынычы - югары, 4 нче класслы һәм гадәттән тыш хәл - 5 нче класслы дип билгеләнә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10