ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта Тукай һәм Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды

13 сентябрь 2018, 12:14 , Фото: tatar-congress.org

Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта Тукай һәм Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды Бүген төньяк башкалада Татарстан көннәре үтә.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Санкт-Петербургта Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил һәйкәлләренә чәчәкләр салды. Бу турыда Конгрессның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бүген Санкт-Петрбург шәһәрендә Татарстан көннәре үтә. Чаралар Г.Тукай һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китте. Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләрне Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Ренат Вәлиуллин, һәйкәлнең авторы — сынчы Әхнәф Зыякаев һәм татар җәмәгатьчелеге салды. Шуннан соң Муса Җәлил һәйкәленә чәчәк салу тантанасында шагыйрьнең кызы Люция Мусеевна һәм татар җәмәгатьчелеге катнашты, диелгән әлеге хәбәрдә.

Республика көне программасы кысаларында "Тукай энциклопедиясе", "Армия генералы Мәхмүт Гәрәев" китаплары тәкъдим ителәчәк, Татарстан һәм Санкт-Петербург артистлары катнашында концерт үтәчәк. 

  • Тукай һәйкәлен 2006 елда шагыйрьнең тууына 120 еллыгы уңаеннан, Татарстан Республикасы Санкт-Петербург шәһәренә бүләк итте. Ул элек татар бистәсе булган Петроград районында, Кронверк проспектының Тукай скверында урнашкан.
  • Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан. Шагыйрьнең сынын скульптор Әхнәф Зыякаев иҗат иткән. Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10