ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әлмәттә велосипедчы малай җиңел машина тәгәрмәче астында калып имгәнгән

13 сентябрь 2018, 11:27 , Фото: соцсети

Әлмәттә велосипедчы малай җиңел машина тәгәрмәче астында калып имгәнгән 10 яшьлек баланы "Татнефть" җәмгыяте медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә салганнар.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Әлмәттә велосипедта барган 10 яшьлек укучы малай, "Лада" автомобиле көпчәге астында калып, авыр җәрәхәтләр алган.

Юл-транспорт һәлакәте кичә көндез 8 Март урамында 23нче йорт каршында килеп чыккан. Якынча мәгълүматларга караганда, "Лада" җиңел машинасының 26 яшьлек йөртүчесе  юл кырыеннан велосипедта барган 10 яшьлек малайны бәрдергән.

Һәлакәттә бала авыр җәрәхәтләр алган, һәм аны «Татнефть» медсанчастенең нейрохирургия бүлегенә салганнар.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10