ҺАВА ТОРЫШЫ +6 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Республика яшь бадминтончылары Бөтенроссия бәйгесендә Вәлиев Кубогы өчен көрәшә

13 сентябрь 2018, 11:12 , Фото: minsport.tatarstan.ru

Республика яшь бадминтончылары Бөтенроссия бәйгесендә Вәлиев Кубогы өчен көрәшә Бадминтон үзәгендә Бөтенроссия яшүсмер бадминтончылар турниры башланды.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 12 сентябрьдә Казанның Бадминтон үзәгендә  "Ф.Г. Вәлиев кубогы"на Бөтенроссия яшүсмерләр турнирының ачылышы узды.  Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

  • "Ф.Г. Вәлиев кубогы" ярышлары өченче тапкыр үткәрелә һәм күпсанлы катнашучыларны җыя. Быел яшүсмерләр турнирында Россиянең 17 төбәгеннән 330дан артык спортчы катнаша.

Беренче ярыш көнендә дүрт төркемдә ир-ат һәм хатын-кызлар арасында ярымфиналчылар билгеле булды.Татарстан Республикасы вәкилләре арасында 13 яшькәчә спортчылар төркемендә Алексеевск районыннан Ильмир Хәйретдинов белән Түбән Кама районыннан Степан Волков көчлеләр дүртлегенә кергәннәр.

Бүген, 13 сентябрьдә, уеннар ир-атлар, хатын-кызлар һәм катнаш парлы разрядларда узачак. 15 сентябрьдә ярымфинал һәм финал уеннары узачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10