ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Татарстан белгечләре җитен һәм киндер үстерү буенча илкүләм киңәшмәдә катнашты

13 сентябрь 2018, 10:49 , Фото: agro.tatarstan.ru

Татарстан белгечләре җитен һәм киндер үстерү буенча илкүләм киңәшмәдә катнашты Киңәшмәдә җитен-сүсле җитен, киндер селекциясе һәм орлыкчылык, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү мәсьәләләре күтәрелде.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре видеоконференция режимында "РФ Җитенчелекне һәм киндерчелекне үстерү чаралары планын гамәлгә ашыру" мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте яза.

Киңәшмә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов рәислегендә узды. Эшлекле сөйләшүдә җитен-сүсле җитен һәм киндер селекциясе һәм орлыкчылык, шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләренә субсидия бирү, махсус техника белән җиһазлау, җитен сүсен сату һ.б. мәсьәләләре күтәрелде.

Киңәшмәдә Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов, Саба муниципаль районы "Сабылён" ҖЧҖ директоры Расил Габдрахманов, министрлыкның игенчелек тармагын үстерү бүлеге белгечләре катнашты.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10