ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда "Аксенов-фест" фестивалендә яшь талантларга премия тапшырыла

13 сентябрь 2018, 09:31 , Фото: архив/Михаил Захаров

Казанда "Звездный билет-2018" премиясен тапшыру тантанасы бүген "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында була.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан башкаласында язучы Василий Аксенов истәлегенә багышланган "Аксенов-фест" музыкаль-әдәби фестивале башлана. Ачылыш тантанасында "Звездный билет-2018" премиясен тапшырачаклар.

  • "Звездный билет" премиясе 2008 елда Казан мэриясе тарафыннан гамәлгә куелган иде. Ул сәнгать һәм әдәбият өлкәсендәге яшь талантларга бирелә.

11.00 сәгатьтә Василий Аксенов Музей-йортында фестивальдә катнашучылар белән оештыручыларның матбугат конференциясе уздырыла. Фестивальдә Россиядә иҗат итүче язучы, актерлар, режиссерлар, музыкантлар һәм башка алдынгы әдәбиятчылар, нәшрият хезмәткәрләре катнаша

Фестивальнең тантаналы ачылышы һәм "Звездный билет" премиясен тапшыру 19.00 сәгатьтә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында узачак.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10