(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). 15 сентябрьдә, ягъни киләсе шимбәдә, “Казан” агросәнәгать паркы территориясендә Татарстан Республикасы бакчачыларының «Бакча» бәйрәме узачак. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы рәсми сайтында хәбәр ителә.
Фестиваль программасында:
- Татарстан Республикасының коммерциягә карамаган әйдәп баручы бакчачылык ширкәтләре (СНТ) продукциясе күргәзмәсе;
- бакчачылык клубларыннан лекторияләр һәм мастер-класслар;
- бакча кирәк-яраклары, техникасы һәм үсентеләр ярминкәсе;
- күңел ачу программасы һ.б.лар.
Чара Татарстан Республикасында бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыру, бакчачыны актив, хезмәт сөючән, сәламәт тормыш рәвешен алып бара торган күркәм кеше итеп күрсәтү өчен уздырыла.
- "Бакча" фестивале 15 сентябрьдә 09.00 сәгатьтә “Казан” агросәнәгать паркы территориясеендә башлана.