ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Казанда Гавриил Державин һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була

13 сентябрь 2018, 08:49 , Фото: архив/Николай Александров

Казанда Гавриил Державин һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була
Татарстан башкаласында 12-14 сентябрьдә "Державин укулары" XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе уздырыла.

(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Бүген, 13 сентябрьдә, "Державин укулары" XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе программасында каралганча, Казанда Гавриил Державин һәйкәленә чәчәк салу тантанасы була. Анда Татарстан Республикасы җитәкчелеге, ТР Язучылар берлеге әгъзалары, шагыйрьләр, укытучылар, фестиваль кунаклары һәм әдәби-мәдәни җәмәгатьчелек вәкилләре катнашачак.

Бүген шулай ук 10.30 сәгатьтә КФУның Император залында конференциянең пленар утырышы уздырыла.

  • "Державин укулары" XIV Халыкара фәнни-гамәли конференциясе 12-14 сентябрьдә Казанда уза. "Укулар"ның төп темасы буларак, "Хокук өлкәсендә мәгълүмати технологияләр һәм Россиянең цифрлы икътисады үсешенең хокукый шартлары" темасы өйрәнеләчәк.

Һәйкәл янында тантаналы җыелыш 09.30 сәгатьтә башлана.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10