ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган

13 сентябрь 2018, 08:42 , Фото: glavarb.ru

Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган Мәртәбәле исемне җырчыга Башкортстан башлыгы Рөстәм Хәмитов тапшырган.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Танылган җырчы Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның атказанган артисты исеменә лаек булган. Бу хакта Башкортстан Республикасы башлыгы Рөстәм Хәмитовның рәсми сайтына сылтама белән "Башинформ" хәбәр итә. 
 
Бүләкләү тантанасы кичә, ягъни 12 сентябрь көнне Уфада узган.
 
  • Ришат Төхвәтуллин Башкортстанның Туймазы районы Карамалы-Гөбәй авылында 1989 елда туган. Кечкенәдән җыр белән кызыксынган Ришат баян, гитара, фортепианода уйный белә. Октябрьский музыкаль училищесын, Заһир Исмагилов исемендәге Уфа дәүләт сәнгать академиясен тәмамлаган. "Гәлсәр сандугач” телевизион җыр конкурсында - “Өмет” номинациясендә лауреат,  “Татар моңы” халыкара конкурсында лауреат, Р.Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестиваленең I дәрәҗәдәге лауреаты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10