ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Мәскәүдә дизайнер Галина Вәлиуллина заманча татар, һинд, Европа модаларын тәкъдим иткән

13 сентябрь 2018, 07:43 , Фото: социаль челтәр

Мәскәүдә дизайнер Галина Вәлиуллина заманча татар, һинд, Европа модаларын тәкъдим иткән Күргәзмә Мәскәүдәге Казан вокзалының "Патша манарасы"нда узган.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Мәскәүдәге Казан вокзалының "Патша манарасы"нда  ("Царская башня") Россия Рәссамнары берлеге, Халыкара Рәссамнар ассоциациясе һәм Халыкара Сәнгать фонды әгъзасы, рәссам-дизайнер Галина Вәлиуллинаның күргәзмәсе тәкъдим ителгән. Бу хакта Мәскәү татарларының мәдәни үзәге хәбәр итә. 
 
Ишетү сәләте начар булган дизайнер киң җәмәгатьчелеккә өч коллекциясен тәкъдим иткән. Болар: фьюжн-гибрид традицион һинд һәм заманча Европа модасы, заманча һинд модасы, заманча татар модасы, авыл романтикасы билгеләре булган Европа модасы. 
 
Чараның концерт өлешендә Татарстанның һәм Россиянең атказанган артисты Наилә Фатехова, "Мәдинә" кыллы музыка ансамбле, "Апа-сеңел" вокаль дуэты чыгыш ясаган. 

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10