ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Ваһапов фестивале лауреатлары Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый

13 сентябрь 2018, 07:18 , Фото: архив Татар-информ

Ваһапов фестивале лауреатлары Татарстан һәм Россия шәһәрләрендә чыгыш ясый Гала-концертлар Казанда Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында башлана.
(Казан, 13 сентябрь, "Татар-информ"). Рәшит Ваһапов фестивале лауреатлары Татарстан һәм Россия шәһәрләренә гастрольләргә чыга. Бу хакта фестивальнең социаль челтәрдәге төркемендә хәбәр ителә. 
 
Гала-концертлар 9 октябрьдә Казанда башлана. Тамашаны Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармония концертлар залында карарга мөмкин булачак. 
 
Шулай ук, артистлар Ульяновск, Мәскәү, Самара, Уфа калалары тамашачылары алдында чыгыш ясарга ниятли. 
 
Ноябрь аенда фестиваль лауреатлары белән  Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама тамашачылары очраша алачак.
 
  • Рәшит Ваһапов исемендәге халыкара татар җыры фестивале 2004 елда оештырыла башлаган иде. Шул вакыт эчендә бу фестивальда бөтен дөнья татарлары диярлек катнашты. Тамашачылар фестиваль аша Ришат Төхвәтуллин, Айгөл Сагынбаева, Филүс Каһиров, Илүсә Хуҗина, Рөстәм Асаев, Гөлсирин Абдуллина, Руслан Сәйфетдинов, Гөлназ Асаева, Марсель Вагыйзов, Айгөл Хәйри, Азат Абитов, Рәнис Габбазов, Артур Шөгәепов һ.б. артистлар белән танышты. Конкурс 3 елга бер уздырыла. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10