ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Әлмәт спортчылары аквадайвинг буенча Россия чемпионатында 7 медаль алдылар

13 сентябрь 2018, 03:00

(Әлмәт, 13 сентябрь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 6 – 9 сентябрь көннәрендә Краснодар өлкәсенең Геленджик шәһәрендә аквадайвинг буенча Россия чемпионаты узды, дип яза җирле басма.

Татарстанны “Динамо-Татарстан” командасы составында өч спортчы тәкъдим итте. Шуларның икесе, Павел Колотовкин һәм Руслан Әгъләмов Әлмәт шәһәреннән.

Көчле көрәш нәтиҗәсендә Әлмәт спортчылар боҗралы узыш, сноуборд һәм фристайл дисциплиналары буенча 5 көмеш, 2 бронза медальгә ия булдылар.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10