ҺАВА ТОРЫШЫ +21 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Алабугада җитештерелгән ипи бәясе артты

12 сентябрь 2018, 21:54

"Сельский" арыш икмәге элек 27 сум торса, хәзер аны 30 сумга саталар.

(Алабуга, 12 сентябрь, "Татар-информ", Гөлнара Салихова). Алабугада җитештерелгән икмәккә бәяләр 10 процентка артты. Икмәкнең төренә бәйле рәвештә, азык-төлек комбинаты пешергән ипи 2-3 сумга кыйммәтрәк тора.

Сәүдә нокталарында сатучылар сүзләренчә, Алабугадагы җитештерүче пешергән икмәккә генә бәя арткан. Можга, Менделеевски, Мамадыштан китерелгән ипи элеккеге бәяләр белән сатыла.

"Сельский" арыш икмәге элек 27 сум торса, хәзер аны 30 сумга саталар. Ак ипи өчен 26 сум урынына, 28 сум түлисе була. 30 сум торган батон 2 сумга арткан.

Директорларының эше бик тыгыз булу сәбәпле, предприятиедә икмәк бәяләре арту турында соңрак аңлама бирәчәкләрен әйттеләр.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10