ҺАВА ТОРЫШЫ -13 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Уфада “Азия көйләре һәм ритмнары” милли мәдәниятләр фестивале була

12 сентябрь 2018, 21:47

Фестивальдә таҗик, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм башка диаспораларның милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре катнаша.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). 15 сентябрьдә Уфада “Азия көйләре һәм ритмнары” дип аталган милли мәдәниятләр фестивале узачак. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы хәбәр итә.

Иван Якутов исемендәге парктагы дуслык, музыка, бию бәйрәменә республиканың һәм чит илләрнең яңа башкаручылары җыелачак. Фестивальдә таҗик, казах, кыргыз, үзбәк, төрекмән һәм башка диаспораларның милли-мәдәни иҗтимагый оешмалары, мәдәният һәм сәнгать әһелләре, үзешчән сәнгать коллективлары, студентлар катнаша.

Тамашачылар бөтенроссия һәм халыкара конкурслар лауреаты Лилия Мөхәммәдиева, Башкортостан Республикасының атказанган артисткасы Фирзинә Абдуллина, республиканың югары уку йортлары студентларының һәм иҗат коллективларының чыгышларын карый алачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Икенче тапкыр уза торган фестивальне Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Башкортостан Республикасы Халыклар дуслыгы йорты, Башкортостан Республикасы Халыклары ассамблеясы, Иван Якутов исемендәге парк оештыра.

Башлана 13.00 сәгатьтә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10