ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Чувашстанның физик культура һәм спорт министры Сергей Шелтуков 48 яшендә вафат булган

12 сентябрь 2018, 19:45

Татарстан Спорт министрлыгы мәрхүмнең туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Кичә, 11 сентябрьдә, Чувашстан Республикасының физик культура һәм спорт министры Сергей Шелтуков 48нче яшендә вафат булган. Бу турыда Татарстан Спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Сергей Шелтуков авырудан соң вафат булган, диелгән әлеге хәбәрдә.

Татарстан Спорт министрлыгы, Сергей Шелтуков вакытсыз вафат булу сәбәпле, мәрхүмнең туганнарының, якыннарының, хезмәттәшләренең кайгысын уртаклаша. 

  • Сергей Шелтуков 1971 елның 3 июлендә Яльчик районының Килдеш авылында туган. Авыр атлетика һәм пауэрлифтинг буенча Россиянең спорт мастерлыгына кандидат. Яльчик балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнгән. И.Я.Яковлев исемендәге ЧДПИның физик тәрбия факультетын тәмамлаган. 1998-2004 елларда 5нче номерлы балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры урынбасары, 2004-2009 елларда спорт әзерлеге үзәге директоры булып эшләгән. 2012-2015 елларда Чувашстан Республикасының физик культура һәм спорт министры урынбасары, соңгы елларда физик культура һәм спорт министры булган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10