ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татарстан китап нәшриятында һәвәскәр шагыйрь Александр Заварихинның китабы чыкты

12 сентябрь 2018, 18:54 , Фото: Рамиль Гали

Татарстан китап нәшриятында һәвәскәр шагыйрь Александр Заварихинның китабы чыкты 1100 данә тиражлы басмага кереш сүзне Татарстан Журналистлар берлеге җитәкчесе Римма Ратникова язган.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Татарстан китап нәшрияты республиканың һәвәскәр шагыйре, рәссам, журналист Александр Заварихинның “Мне здесь жить” шигырьләр җыентыгын бастырып чыгарды.

Бүген Татарстанның Журналистлар берлегендә китапны тәкъдим итү чарасы узды. Басма каты тышлыкта 1100 данә тираж белән чыккан. Басмада авторның иң танылган йөз әсәре тупланган. Кереш сүзне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы җитәкчесе урынбасары Римма Ратникова язган.

“Здесь мне жить” китабы туган якка, шагыйрьнең якын кешеләренә, табигатькә багышланган. Җыентыкка шагыйрьнең туган җиренә ихлас мәхәббәтен сеңдергән, Аксубай төбәген, Татарстанны данлаган лирик әсәрләр тупланган.

Җыентыкны төзүчесе һәм мөхәррире Энҗе Хөснетдинова. Китап Александр Заварихинның дусты, отставкадагы милиция полковнигы Олег Маркин тырышлыгы белән, шагыйрьнең вафатына бер ел тулуга багышлап чыгарылды.

  • Александр Заварихин ТАССРның Куйбышев районы (хәзерге Спас районы) Мещеровка авылында туган. Казанда һөнәр училищесында белем алган, авиация заводында слесарь булып эшләгән. 1966 елда “Сельская новь” газетасында эшли башлаган. Башта мөхәррир урынбасары, соңыннан мөхәррир булган.  2017 елның маенда үзенең 85 яшьлегенә багышлап, сугыштан соңгы еллардагы тормыш турында соңгы җыентыгын бастырып тәкъдим итте. Бер айдан соң язучы вафат булды.
  • Александр Заварихин – егермедән артык китап авторы, шагыйрь һәм прозаик, ул 50 дән артык картина иҗат иткән талантлы рәссам буларак та танылган иде.

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10