ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Менделеевск районында Татарстан аграрийларына газ-моторлы комбайн күрсәтәчәкләр

12 сентябрь 2018, 17:46 , Фото: mendeleevskyi.ru

Менделеевск районында Татарстан аграрийларына газ-моторлы комбайн күрсәтәчәкләр Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында семинар була.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). 14 сентябрь көнне Татарстан аграрийларына газ-моторлы “Палессе” КЗ-4118к комбайнын тәкъдим итәчәкләр. Бу хакта “Менделеевск” мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре катнашында семинар узачак. Чараның максаты – комбайн һәм аның эшчәнлеге белән танышу.

Хәзер Менделеевск районында дөньяда аналогы булмаган “Палессе” КЗС-4118к газ-моторлы комбайн кыр сынаулары уза. Бердәнбер машина Белорусиядән кайтартылган. Сынау нәтиҗәләре буенча газ-мотор ягулыгында эшләүче комбайннарны эксплуатацияләү өлкәсендә алга таба хезмәттәшлек итү буенча протоколны имзалау планлаштырыла.

Район башлыгы Валерий Чершинцев сүзләренчә, табышны аңлатып тору кирәкми: солярканың литры 40-42 сум тора, газ-мотор ягулыгы – 16 сум.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10