ҺАВА ТОРЫШЫ +23 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

«МегаФон» Казанда WorldSkills-2019 чемпионатының цифрлы партнеры булачак

12 сентябрь 2018, 12:52

Чемпионатның уңышлы узуында ышанычлы элемтә һәм интернетка тиз керү мөмкинлеге мөһим шарт булып тора.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). «МегаФон» акционерлык җәмгыяте 2019 елның 22-27 август көннәрендә Казанда узачак WorldSkills стандартлары буенча 45нче дөньякүләм һөнәри осталык чемпионатының цифрлы партнеры булачак. Бу хакта ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Документны «МегаФон»ның операцияләр директоры Анна Серебряникова, «Яшь профессионаллар (Ворлдскиллс Россия)» һөнәри берлекләр һәм эшче кадрларны үстерү агентлыгы» берлеге генераль директоры Роберт Уразов һәм ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Көнчыгыш икътисади форумы — 2018 кысаларында имзалады. Тантанада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты.

«Компания оешканнан алып аның хезмәткәрләре бер миллионга якын курс һәм тренинглар узды. Алар инновацион мохиттә үсеш кичерергә, нәтиҗәле хезмәттәшлек алып барырга һәм җитди бурычларны хәл итәргә сәләтле», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

«МегаФон»ның операцияләр директоры Анна Серебряникова фикеренчә, WorldSkills үзара тәҗрибә уртаклашу өчен мөһим мәйданчык санала.

ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов Казанда 70тән артык ил вәкилен җыячак чемпионатның уңышлы узуында ышанычлы элемтә һәм интернетка тиз керү мөмкинлеге әһәмиятле шарт булып торуын билгеләп үтте.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10