ҺАВА ТОРЫШЫ -10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Сәясәт

Владимир Путин 2018 ел ахырына кадәр Япония белән солых төзергә тәкъдим итте

12 сентябрь 2018, 12:00

Залда утыручылар Россия Президентының белдерүен алкышлап каршы алды.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин Япония Премьер-министры Синдзо Абэга ел ахырына кадәр илләр арасында солых төзергә тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы Көнчыгыш икътисади форумының пленар утырышында шундый белдерү ясады. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

70 ел дәвамында чишә алмаган проблемаларны хәл итүне солых төзү җиңеләйтер иде, дип әйтте Путин.

Залда утыручылар Президентның белдерүен алкышлап каршы алды.

  • Мәскәү һәм Токио әле һаман да II Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча солыхка кул куймаган. Сугыш тәмамланганнан соң, СССР составына кертелгән Кунашир, Итуруп һәм Кече Курил төркемендәге утрауларның кайсы илгә каравына бәйле мәсьәлә биредә төп тоткарлык булып тора.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10