ҺАВА ТОРЫШЫ 0 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан төбәгенең яшь дипломатларын сәламләде

12 сентябрь 2018, 11:41 , Фото: tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов Азия-Тын океан төбәгенең яшь дипломатларын сәламләде Конференциядә халыкара мөнәсәбәтләрнең, дөнья икътисадын цифрлаштыруның актуаль проблемалары һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Владивостокта IV Көнчыгыш икътисади форумы киңлекләрендә узган Азия-Тын океан төбәге яшь дипломатлары конференциясендә катнашучыларны сәламләде. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциядә халыкара мөнәсәбәтләрнең, дөнья икътисадын цифрлаштыруның актуаль проблемалары һ.б. мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в г. Владивосток для участия в IV Восточном экономическом форуме

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә Татарстан Азия-Тын океан төбәгенең Кытай, Көньяк Корея, Вьетнам, Япония, Малайзия, Сингапур кебек илләре белән мөнәсәбәтләрне актив рәвештә үстерә. Президент искәрткәнчә, биредә сүз сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләр турында гына түгел, фәнни-белем бирү һәм мәдәни элемтәләрне җайга салу хакында да бара.

«Безгә, дәүләт һәм муниципаль идарәне камилләштерү, кече һәм урта бизнесны үстерү өчен инфраструктура булдыру җәһәтеннән, уңай тәҗрибә үзләштерү мөһим», - дип әйтте ул.

Визит делегации Республики Татарстан во главе с Президентом Республики Татарстан Р.Н. Миннихановым в г. Владивосток для участия в IV Восточном экономическом форуме

Рөстәм Миңнеханов әлеге юнәлештә Россия Тышкы эшләр министрлыгының ролен билгеләп үтте. Аерым алганда, тышкы сәяси ведомство белән хезмәттәшлектә Татарстан башкаласында ел саен «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit» Халыкара икътисади саммиты үткәрелә. Аның киңлекләрендә Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең яшь дипломатлары форумын үткәрү саммитның күркәм традициясенә әверелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10