ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

Казанның Черноморская урамында яшьләр үзәге төзиләр

12 сентябрь 2018, 10:51

Әлеге яшьләр үзәген проектлауга 2,6 миллион сум акча бүлеп бирелгән.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Диана Авакян). Казанның Черноморская урамында күпфункцияле яшьләр үзәге төзиләр. Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе объектны проектлауга 2,6 миллион сум акча бүлеп биргән.

Бәйгенең техник биреме нигезендә, үзәк берьюлы 250 кешене сыйдырачак, аена 1,2 мең кешене кабул итәчәк. Өч катлы объектның гомуми мәйданы 870 квадрат метр тәшкил итә.

Аукцион 4 октябрьдә узачак.

  • Моңа кадәр «Татар-информ» агентлыгы Татарстанда гамәлдәге Мәдәният йортлары һәм яшьләр үзәкләрен үзгәрешләр көтүе хакында хәбәр иткән иде.

ТР яшьләр эшләре министры Дамир Фәттахов моннан берничә көн элек яшүсмерләр клубы, яшьләр үзәкләре һ.б. шундый учреждениеләргә карата мөнәсәбәтләрен белү өчен бер төркем яшьләр белән аралашуын әйтте.

«Яшьләр үзәкләрендә үткәрелә торган чараларга барасызмы дигән сорауга, кызганыч ки, беркем дә җавап бирмәде. Гәрчә, бу нәкъ менә алар өчен эшләргә тиешле инфраструктура булса да», - дип искәртте Фәттахов.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10