ҺАВА ТОРЫШЫ -2 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад, Җәмгыять

“Ерак Көнчыгыш гектары” программасы буенча 122 мең кеше җир алган

12 сентябрь 2018, 11:00

Бу хакта IV Көнчыгыш икътисади форумында Россия Президенты Владимир Путин хәбәр итте.

(Казан, 12 сентябрь, “Татар-информ”). Россия Президенты Владимир Путин “Ерак көнчыгыш: мөмкинлекләрнең чикләрен киңәйтеп” пленар утырышында никадәр россияле “Ерак Көнчыгыш гектары”на ия булуы турында хәбәр итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы яза.

“Ерак Көнчыгыш гектары" программасы нигезендә 122 мең кеше җир кишәрлеге алды. Халык биредә авыл хуҗалыгы, кунакханә һәм туризм бизнеслары белән шөгыльләнә. Шулай ук рекреация, ягъни сәламәт кешеләрнең эшчәнлек активлыгын торгызу өлкәсендә хезмәт куя. Гомумән, бу программа гамәлдә эшли”, – диде Россия Президенты.

  • “Ерак Көнчыгыш гектары” программасы һәр Россия гражданинына Ерак Көнчыгышта мәйданы 1 гектарга кадәр булган җир кишәрлеген бушлай алу мөмкинлеге бирә.

Гариза тапшыручы биләмәне куллану төрен бер ел дәвамында билгеләргә тиеш. 3 елдан соң бу җирне үзләштерүне рәсмиләштерергә мөмкин. 5 ел бушлай кулланганнан соң, хуҗа кишәрлеген шәхси милке итә яисә озак вакытлы арендага ала.

  • IV Көнчыгыш икътисади форумы 11-13 сентябрьләрдә Владивостокның Русский утравында Ерак Көнчыгыш федераль университеты кампусы мәйданчыгында уза. Әлеге чараның төп мәгълүмати партнеры – "Россия сегодня" халыкара мәгълүмат агентлыгы.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10