ҺАВА ТОРЫШЫ +14 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Әгерҗедә 19 яшьлек машина йөртүче һәлак булган

12 сентябрь 2018, 09:15 , Фото: соцсети

Әгерҗедә 19 яшьлек машина йөртүче һәлак булган Удмуртия номерлары куелган "Рено" йөртүче хатын-кыз каршы як полосага килеп чыккан.

(Казан, 12 сентябрь, "Татар-информ"). Әгерҗе районындагы юл һәлакәтендә "Лада" машинасының 19 яшьлек йөртүчесе һәлак булган. Бу турыда социаль челтәр кулланучылар хәбәр итте.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Удмуртия номерлары куелган "Рено" йөртүче хатын-кыз каршы як полосага килеп чыккан. Ул 12 нче модельле "Лада" белән бәрелешкән. 

Авариядән соң, "Лада"ның 19 яшьлек йөртүчесен һәм аның пассажирын хастаханәгә китергәннәр. Берничә сәгатьтән егет үлгән.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10